Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта бердәм кабул итү көне узды

Ата-аналары алиментлар түләмәүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча Гражданнарны бердәм кабул итү көне 2 апрель көнне суд приставы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Халыкның мәшгульлеге үзәге, социаль яклау һәм мәгариф бүлекләре вкәилләре  катнашында үтте.

Бу көнне белгечләргә өч хатын-кыз мөрәҗәгать итте, аларның берсе – өч балалы әни.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева төрле ведомство оешмаларына гаиләләргә авыр тормыш хәлләрендә ярдәм итәргә, шулай ук алиментлар түләмәүче әтиләрне 7 майда узачак комиссия утырышына чакырырга кушты.

Алиментлар түләмәүче ата-аналар белән эшләү буенча комиссия утырышы һәр айның сишәмбесендә үткәрелә. Кабул итүгә язылу Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты канцеляриясендә 8(874345) 2-00-06 телефоны буенча алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев