Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Бердәм Россия” партиясенең кабул итү атналыгы актуаль сораулар буенча түгәрәк өстәл белән башланды

Бүгеннән  “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә гражданнарны шәхси кабул итү атналагы башланып китте. Традиция буенча, бердәмросслар мондый атналыкны ел саен партиянең 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган туган көне уңаеннан оештыралар. 

“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, Пенсия фонды, суд приставлары бүлеге вәкилләре, нотариус һәм адвокат катнашында үткән түгәрәк өстәл “Ятим балаларга мирас рәсмиләштерү һәм туендыручысын югалту буенча пенсия тәэмин ителешенең актуаль мәсьәләләре” дигән темага багышланды. Опекага бала алып тәрбияләүче әниләр үзләрен борчыган һәм бу категория әти-әниләрнең күбесенә кагылышлы көн кадагындагы сораулар белән килгәннәр иде. Алар, нигездә, опекага алынган балаларның үз әти-әниләренең алиментлар түләмичә качып йөрүләре, ана капиталы чараларыннан файдалануда кыенлыклар һәм башка сораулар белән очраша һәм балаларының бүгенгесе генә түгел, киләчәге өчен дә борчыла. Мисал өчен, түгәрәк өстәлдә катнашкан әниләрнең берсе тиздән мәктәпне тәмамлаячак ике баласын югары белемле итәргә җыена. Чөнки балаларның икесе дә бик яхшы билгеләренә укый, хыяллары югары белем алу икән. Әмма ханым  бер вакытта ике баланы укыту җиңел генә булмаячагын яхшы аңлый. Балаларның әти-әниләре еллар буена тупланып килгән алимент буенча бурычларын түләсәләр, бик яхшы булыр иде дә соң. Әмма ике әни дә бурычларын түләргә ашыкмый һәм ул ярдәм сорап суд приставлары бүлеге җитәкчесе Александр Катковка мөрәҗәгать итте. Әйтергә кирәк, әлеге ханымның мондый кабул итүләрдә беренче генә катнашуы түгел һәм аларның нәтиҗәлелегенә ышанычы зур.  
-    Узган ел  түгәрәк өстәлдә катнашкан адвокат киңәше һәм ярдәме белән бер кызымның инде вафат булган әтисен эзләп таптык, аның әби-бабалары аша кызымның әтисе булганлыгын раслаттык һәм бүген кызым туендыручысын югалткан бала буларак түләү ала. Мондый чаралар бик мөһим һәм кирәкле дип саныйм, – ди ул. 
Бу юлы да чарага килүчеләр  белгечләрдән консультацияләр һәм  киңәшләр алдылар. Ә бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханеева аларга җирле җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә һәр атнаның чәршәмбесендә 15.00дән 17.00гә кадәр адвокат кабул итүенә дә килергә мөмкин булуын әйтте. 
-    Гомумән, “Ныклы гаилә” федераль проекты  кысаларында бу юнәлештә опека һәм попечительлек бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез – ел дәвамында мондый гаиләләр өчен түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр,  балалар Сабантуе, чаңгы ярышларыһәм башка чаралар уздырыла. Бүгенге сөйләшү дә конструктив һәм файдалы булып узды. Төрле тармаклар буенча белгечләрнең катнашуы барлык сорауларга да җаваплар алырга булышты, партиянең кабул итү атналыгы иң беренче чиратта шуны максат итә, - ди ул.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев