Мәдәният хезмәткәрләре кайда да мәдәният хезмәткәрләре булып кала инде, бу юлы да тиз арада стадион аларның шау-гөр килешкән тавышларына күмелде һәм өлгер генә биремнәрне үтәргә дә керештеләр.
Мәдәният йорты директорлары, клуб мөдирләре, режиссерлар, методистлар – барлыгы 37 кеше бердәм булып кушылды бу көнне ГТО комплексына. Араларында бу өлкәдә әле күптән түгел генә эшли башлаган яшьләр дә, инде 55не узганнар да бар.
– Элегрәк тә ГТО хәрәкәтеннән читтә калмасак та, болай барыбыз бердәм булып беренче тапкыр җыелуыбыз әле. Барлык биремнәрне дә бик җиңел башкардык. Пневматик мылтыктан ату, йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү кебек һәм башка төрләрдә дә зур кызыксыну белән катнаштык. Белүемчә, күпләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, – ди шәһәр Мәдәният сарае режиссеры Марина Казакова.
Соңгы араларда ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына актив кушылучылар арасында “Нурлатнефть” НГДУсы, җирлекара үзәк китапханә, “Буратино” балалар бакчасы коллективлары, Иске Чаллы авылында яшәүчеләр дә бар. Районда ГТО чараларын үткәрү буенча белгеч Адилә Сибгатова әйтүенчә, икенче кварталда гына да тагы 150ләп нурлатлы хәрәкәт сафларын тулыландырган.
– Араларында яхшы ук нәтиҗәләр күрсәткән нурлатлылар да бар. Мәсәлән, быел ГТО тапшырганнар арасында 31 кеше – алтын, 5се – көмеш, 2се – бронза билгегә дәгъва кыла, – ди ул. – Өлкән сыйныф укучылары, аеруча чыгарылышлар арасында да Бөтенроссия хәрәкәтенә кушылучылар күп. Чөнки ГТО билгеләре төрле уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар бирә.
Районның яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге дә хезмәт коллективларын, нурлатлыларны, гаиләләрне Бөтенроссия спортфизкультура комплексына һәм төрле акцияләргә актив кушылырга чакыра. Мәсәлән, күптән түгел “Сабантуй ГТО-2021” республика акциясе старт алды, гаиләләрнең исә 9 августка кадәр “ГТОны бөтен гаилә белән” акциясенә кушылу мөмкинлеге бар. Аларда катнашырга һәм ГТО комплексына кушылырга теләүчеләр 3-19-06 телефоны буенча бүлеккә мөрәҗәгать итә ала.
Нет комментариев