Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта гаилә белән ГТО тапшырдылар

“Камыр Батыр“ балалар бакчасында узган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында үткән “Спорт һәм минем гаиләм“ спартакиадасында 8 гаилә көч сынашты.

Ярышларда “Камыр Батыр“ балалар бакчасының “Спорт берләшмәсе“ командасы җиңү яулады. 
−ГТО нормаларын тапшыру буенча сынаулар балалар бакчаларында икенче ел рәттән үткәрелә, - ди ГТО буенча төбәк операторы Әнәс Нәбиуллин.- Сынауларда балалар да, аларның әти-әниләре дә көч сынашты. ГТО нормалары элементларын тапшырудан тыш, флешмоб, спорт биюләре, күңелле старт ярышлары да узды. Чарада катнашкан шәһәр балалар бакчалары командалары үзләренең бердәмлеген тагын бер кат күрсәттеләр. Ярышларга районның физик тәрбия укытучылары бәя бирде. Мондый спартакиада ата-аналар һәм балалар белән эшләүнең яңа алымы. Ярышларда үзләрен сынаган һәм ГТО нормаларын тапшырга һәр бала һәм әти-әни әни значокка ия булачак һәм автоматлаштырылган Бөтенроссия системасына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев