"Ледок" Боз сарае җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре дә "Язгы игелек атнасы"на кушылды.
Шул көннәрдә "ледоклылар" Бөек Ватан сугышы ветераны Агриппина Сергеева янында булдылар. Ветеранның йорт яны участогында өмә оештырып, чүп-чарны түктеләр, агачларны агарттылар, бакчаны коймалап алу өчен әзерләп калдырдылар.Агриппина Яковлевнаның мондый игътибарга бик күңеле булды, ул ярдәмче кунакларын чәй табынына чакырды. "Чәй эчә-эчә рәхәтләнеп сөйләштек, Агриппина Яковлевнаның сугыш турындагы хатирәләрен бирелеп тыңладык" - ди "Ледок" Боз сарае методисты Эльмира Садыйкова.
Нет комментариев