Нурлатта Хәрби-диңгез флоты көнендә тантаналы рәвештә диңгезчеләргә һәйкәл ачылды
Быел районның 400дән артыграк диңгезчесен берләштергән бәйрәм Россиянең хәрби-диңгез флотына нигез салынуның 325 еллыгы билгесе астында узды.
Бәйрәм автохәрәкәт белән башланды, дистәләгән машина СССР һәм Россия хәрби-диңгез флотлары, Андрей әләмнәре белән шәһәр урамнары буйлап узды. Билгеләнгән вакытка диңгезчеләр һәм Нурлатның хәрби туганлык вәкилләре Мәңгелек ут янындагы Хәтер һәм Дан мемориалы янында җыелды. Сугышчы һәйкәле итәгенә чәчәкләр салганнан соң, күп кешелек колонна Совет урамы буйлап диңгезчеләр мемориалы янына юл тотты. Биредә тантаналы шартларда һәйкәл ачылды.
– 2018 елда без булачак һәйкәл нигезенә капсула салган идек. Аннан соң һәйкәлне ясау буенча зур эш башланды. Аның өчен гранитны махсус Карелиядән алып кайттык. Ә менә мемориал элементларының берсе булган снаряд тарихы аерым игътибарга лаек. Ул – өч сугыш шаһиты булган, дошманның күпсанлы яуларына каршы торган, әмма батмаган “Марат” линкорыныкы. Әлеге снарядка без “Легенда” җитәкчесе Владимир Сергеевич Малыгин ярдәмендә ия булдык, – дип билгеләп үтте Нурлат шәһәренең Хәрби диңгезчеләр берлеге рәисе Владислав Кузьмин.
Бергә хезмәт узган диңгезчеләр Андрей Терентьев белән Александр Дмитриев әлеге бәйрәмне аеруча дулкынланып көткәннәр. Дуслар бер мәктәптә укыганнар, армиягә бергә чакырылганнар, икесе дә радистлар.
– Беренче елны бергә өйрәнү уздык, аннары төрле частьларга җибәрделәр. Әмма анда да элемтәне югалтмадык, хатлар языштык. Ә инде армиядән соң тату булып бер колхозда эшләдек, – дип хатирәләре белән уртаклашты Андрей Степанович.
– Шәһәребездә диңгезчеләргә һәйкәл ачылу – горурланыр өчен аерым сәбәп. Хәзер безнең башка диңгезчеләр белән дә очрашыр, оныкларыбызны алып килер урыныбыз бар, – дип аның сүзләрен куәтләде Александр Михайлович. Хәрби диңгез флоты ветераннары буларак аларга тантана сәбәпчеләренә һәм бәйрәм кунакларына диңгез суы бөркү йоласын үтәү хокукы бирелде. Сүз уңаеннан, Нурлат диңгезчеләре ә л е г е т р а д и ц и я г ә а л да н әзерләнгәннәр: илебезнең барлык дүрт флоты һәм Каспий флотилиясеннән су алып кайтканнар.
Бу көнне котлаулар да күп яңгырады. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм шәхсән үзе исеменнән диңгезчеләргә ихлас котлау сүзләрен шәһәр Советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров җиткерде. Котлауларга Үзәк хәрби округы инспекторы, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, шәһәр хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәм башкалар да кушылды. Биредә үк үз теләкләрен район мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм Илия чиркәве настоятеле иерей Александр Кузьмин юлладылар. Бәйрәм көнендә диңгезчеләргә теләктәшлек белдерергә башка гаскәрләр – десантчылар, чик сакчылары, Германиядә совет гаскәрләре төркеме вәкилләре дә килгән иде. Һәр котлау сүзеннән соң бердәм булып өч тапкыр “Ура!” яңгырады.
Бәйрәм кысаларында бүләкләү тантанасы да булды. Биредә хәрби туганлык оешмасының ак тив әг ъз а лары булган диңгезчеләргә төрле бүләкләр тапшырылды. Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара үзәк мәйданда бәйрәм белән дәвам итте. Корабль һәм су асты көймәләрендә, диңгез пехотасында һәм авиациясендә, чик сагында хезмәт иткән нурлатлыларны шәһәр һәм район үзешчәннәре котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев