Нурлатта “Киләчәккә билет” иншалар бәйгесенә йомгак ясыйлар
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Киләчәккә билет” иншалар бәйгесенә йомгак ясыйлар

Бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе 7-10 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән "Киләчәккә билет" республика иншалар бәйгесенең район этабына йомгак ясау белән мәшгуль.

Район этабына быел район һәм шәһәр мәктәпләрендәге конкурсны узган 28 эш кергән, алар татар һәм рус телләрендә өч номинация буенча башкарылган. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, ә иң яхшы эшләр республика этабына юлланачак.

“Киләчәккә билет” инша йомгак бәйге

Нет комментариев