Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта кооперацияне үстерү юллары турында сөйләштеләр

12 июль көнне районда кооперацияне үстерүгә багышланган киңәшмә үтте.

Авыл җирлекләре башлыклары, җирле фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында үткән киңәшмәгә  Татарстанның фермерлык һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров чакырылган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге авыл тормышын саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуда  кооперацияне үстерүгә  төп басым ясала. Районда моның өчен потенциал һәм мөмкинлекләр җитәрлек, шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыклары уңышлы эшчәнлек алып бара, алар төрле юнәлешләр буенча эшлиләр. Бу уңайдан башка төбәкләрдә һәм республикада эшләп килүче кооперативларның эш тәҗрибәсе өйрәнелә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән эш алып барыла. Татарстанның фермерлык һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров үз чыгышында республикада кооперация юнәлеше буенча уңышлы эшләп килүче оешмаларны мисалга китереп, киңәшмәдә катнашучыларга конкрет эш юнәлешләрен күрсәтте. Монда “Төрнәс” сәнәгать мәйданчыгы да  үз эшләрен башларга теләүчеләр өчен бик уңышлы старт булачагын әйтеп,  әлеге зур мөмкинлектән файдаланып калырга чакырды. Очрашуда Красномайнск поселогыннан Михаил Кириллов һәм  “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Марсель Сабиров үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ә соңыннан нурлатлылар Камияр Байтимеровка үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итеп, киңәшләр ала алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев