Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта кызлар да, малайлар да сынатмый

Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары яңа елны матур уңышлар белән башлап җибәрде.

Узган атнада Әлки районында “Кызыл Шәрыкъ-Агро” призларына үткән билбау көрәше буенча республика турнирында Нурлатның яшь көрәшчеләр командасы 3нче урынга лаек булды.

Әлеге турнир яшь көрәшчеләр арасында оештырыла. Быел ул республиканың 14 районыннан 2005-2007 елгы 170тән артыграк малай һәм кызны үзенә җыйды. Нурлат районын анда спорт мәктәбенең Расих Сәмигуллин һәм Илшат Әһлиуллин кул астында шөгыльләнүчеләрдән торган 10 кешелек команда тәкъдим итте. Анда Рамилә Гыймадиева (Чулпан), Илона Ерхова һәм Фәнил Төхвәтуллин (Нурлат) – 1нче, Риназ Хәкимов (Чулпан) – икенче, Булат Кыямов (Кәкре Атау) һәм Геннадий Насыйбуллин (Чулпан) өченче урыннарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев