Нурлатта өлкәннәр белән эштә “Ретро-терапия” ярдәмгә килә
“Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар белән хезмәттәшлек итүнең яңа технологиясе – “Ретро-терапия” хатирәләр белән уртаклашу терапиясе кертелә башлады.
Технология өлкәннәр белән тормышларындагы күңелле мизгелләрне искә төшерү, узган елларның фоторәсемнәрен карау, яшьлек җырларын башкаруны үз эченә ала. Шул көннәрдә бүлек белгечләре сугыш ветераны Ирек Исхак улы Алишев янында булып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев