Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта мәдәният йортында ремонт эшләренең темплары арта

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Кормыш микрорайонында урнашкан район Мәдәният йортындагы капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Бүгенге көнгә “Атлас” подряд оешмасы эшчеләре бинаның фасады ясауны 80 процентка төгәлләгәннәр, түбә ябу эшләре дә тәмамлану ягында, коммуникацияләр сузылган, гипсокартон буенча монтаж эшләре үтәлгән. Территорияне төзекләндерү эшләре дә башланып киткән.

- Икенче катта бүлемнәрне җыйдык, беренчел отделканы башкардык һәм төп отделка эшләренә керештек: плитә түшибез, якын көннәрдә асылма түшәмнәр җыярга керешәчәкбез, - ди район мәдәният йорты буенча проект җитәкчесе Марат Кадыйров. Хәзер объектта 50дән артыграк кеше эшли. Болар – электриклар, отделка ясаучылар, түбә ябучылар һәм башкалар. Җитәкче әйтүенчә, эшләрне тәмамлау өчен проблема юк.

- Башкарылган эшләр белән танышканнан соң, район башлыгы эшләрне параллель алып барырга кирәклеген билгеләп үтте. “Берничә көннән соң динамиканы карабыз”, - диде Алмаз Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев