Нурлатта нәни тамашачылар өчен кызыклы программа әзерләнә
Нурлатның нәни тамашачылары районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән Яңа ел музыкаль-театрлаштырылган тамашаларын ел да көтеп ала. Быел ул “Яңа елны саклаучылар” дип аталачак һәм бу көннәрдә шәһәр Мәдәният сараенда тыгыз репетицияләр бара.
Оештыручылар быел да Яңа ел тамашасына әзерлек эшләрен күптәннән башлаган: кызыклы сценарий эшләнгән, костюмнар тегелгән, декорацияләр кайгыртылган, музыка сайланган, биюләр куелган, фонограмма яздырылган. Тамашаның геройлары – Яңа ел хуҗалары Кыш Бабай, Кар Кызы белән бергә балаларның таныш әкият-мультфильмнары персонажлары, аларны сәхнәдә күрү һәр тамашачы өчен күңелле булачактыр.
* Тамаша төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы булсын дип тырыштык. Яңа ел – балаларның иң яраткан бәйрәме һәм бәйрәм тамашасы да аларның күңелләрендә кала торган булсын, – ди куючы режиссер Анжела Туктарова.
Яңа ел тамашасын әзерләүгә мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йортының бию коллективлары, сәхнә осталары – барлыгы 300дән артыграк кеше җәлеп ителгән. Ә оештыручылар сюжетны әлегә сер итеп саклый. Әмма бу куркыныч түгел, чөнки тамашаны нурлатлылар үзләре дә бәйрәм алды көнәрендә Мәдәният сараена килеп карый алачак бит. Тамашалар инде бу шимбәдән башланып китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев