Аларда 4 дистәгә якын нурлатлы көч сынаша.
Шахмат-шашкачылар клубында ир-егетләр арасында чираттагы район чемпионатлары дәвам итә.
3 октябрьдән башлап район шахматчылары – 44 нче, шашкачылар 32 нче сезоннарын башлап җибәрделәр. Шахмат буенча район чемпионатында бу юлы – 26, шашка буенча 10 нурлатлы көч сынаша. Чемпионат уеннары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Мәдәният сараенда үтә, анда 14 яшьтән зурраграк булган нурлатлылар катнаша.
Хатын-кыз шахматчылар арасында район чемпионаты исә гыйнварда башланып китәр дип планлаштырыла.
Нет комментариев