Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта районның иҗади һөнәр вәкилләрен хөрмәтләделәр

25 мартта, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – мәдәният хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр.

Шәһәр Мәдәният сараеның кече залында әлеге датага багышланган бәйрәм чарасы узды. Монда мәдәни өлкәнең барлык юнәлешләре вәкилләре җыелды. Район мәдәният хезмәткәрләрен район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов котлады.

"Мәдәният өлкәсе төрле. Монда үз эшләрен яратучы үзенчәлекле кешеләр эшли. Сез тирә – юньдәгеләргә шатлык бирәсез һәм сезнең төп бурычыгызны-районның үзенчәлекле мәдәниятен саклап калу һәм баету. Профессионализм өчен рәхмәт белдерәм. Зур хезмәтегез өчен рәхмәт», – дип котлады Линар Нурисламович.

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен иҗади һөнәр вәкилләре республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарына, «ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгенең» Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Күп кенә хезмәткәрләр район Башлыгы вазыйфаларын башкаручының бүләкләрен алдылар. Чарада тармак ветераннарын да хөрмәтләделәр.

Бүләкләү тантанасы котлаулар һәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев