Нурлатта “Сак булыгыз: мошенниклар” акциясе уза
29 марттан 5 апрельгә кадәр Россия МВДсының Нурлат районы бүлегендә “Сак булыгыз: мошенниклар!“ профилактик пиар-акциясе уза.
Штаб бүлегендә хәбәр итүләренчә, агымдагы елның 3 аенда теркәлгән дистанцион мошенниклыкның саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 50 процентка арткан.
− Тикшерү бүлегендә производствода булган 15 дистанцион мошенниклыкның җидесе ачылган, – дип мәгълүмат белән уртаклашты бүлекнең штаб начальнигы Роза Мортазина. – 4 факт моңа кадәр хөкем ителгән район кешесе белән бәйле. Ул, ялган юл белән социаль челтәрләрдә күрәзәче хезмәтләрен тәкъдим итеп, Россия субъектларында яшәүче хатын-кызларның акчаларына ия булган. 2 очрак элек хөкем ителгән Нурлат шәһәрендә яшәүче хатын-кыз белән бәйле. Ул социаль челтәрләрдә машина йөртүче таныклыгы бирү хезмәтләре хакында белдерү урнаштырган. Мошенниклыкның тагы бер очрагы шулай ук моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган хатын-кыз белән бәйле. Ул кредит оешмасына мөрәҗәгать итүченең кәрәзле телефоны, паспорты һәм банк картасын кулланып, үзенә 6000 сумга займ рәсмиләштергән.
21 мартта Нурлатта яшәүче бер хатын-кызның телефонына үзен банкның иминлек службасы хезмәткәре итеп таныштырган ир-ат шалтырата. Ул хатын-кызга аның исәп-хисап счетыннан 8 мең сум акча урланган һәм моны тикшереп карау өчен карта мәгълүматлары кирәк булачак, дип хәбәр итә.
Әмма хатын-кыз югалып калмый: үзлектән онлайн-банкингны тикшерә һәм анда бар да тәртиптә булуын ачыклый. Ир-ат аңа икенче тапкыр шалтырата һәм картагыз 90 көнгә ябылачак, дип куркыта. Тик хатын-кыз банкка барып, шәхсән үзе тикшереп караячагын әйтә. “Банкка кадәр барып җитә алмаячаксың“, – дип ачулана өметен өзгән мошенник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев