Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта сайлауларның барышы белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министры танышты

Нурлатлыларның сайлауларда активлыгын район кураторы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков та билгеләп үтте.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында ул берничә, шул исәптән 2333нче сайлау участогы урнашкан 9нчы мәктәптә дә булды.

– Нурлатлыларның үз киләчәкләренә битараф булмыйча сайлауларда актив катнашулары сөендерә, – диде Александр Шадриков. – Иң мөһиме – алар участокларга яхшы кәеф белән килә. Халык районда барган матур үзгәрешләрдән канәгать һәм иң лаеклылар өчен тавыш бирергә әзер.

Александр Валерьевич билгеләп үткәнчә, ул үзе сайлауларда туган ягы Чүпрәле районында иртәдән катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев