Нурлатта Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә
Бүген Нурлатта оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә гадәттәгечә районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре белән бергә фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да кушылды. Мәсәлән, Яңа Иглай авыл җирлегеннән Михайловлар һәм Хөсәеновларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары ярминкәгә дип махсус күп иттереп каймак, эремчек, тавык һәм каз итләре алып чыкканнар.
Ярминкәдә мөгезле эре терлек, каз, дуңгыз ите белән сату итүчеләр дә күп. Егоркинодан Шерниковлар хәтта куян ите дә тәкъдим итә. Бөртек, сөт, сөт продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр комы алучылар да күп. Иртәдән ярминкәнең оештырылуы һәм ассортимент белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова һәм башка җитәкчеләр танышып чыктылар, нурлатлыларның фикере белән кызыксындылар.
Районның мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты оештырган. Ярминкә исә көндезге 1гә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев