Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Йолызлык” фестивалендә катнашучылар өчен мастер-класс үтте

16 февральдә шәһәр Мәдәният сараенда "Йолдызлык-2018" XVIII республика эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивалендә районыбыздан чыгыш ясарга планлаштырган балалар өчен мастер-класс узды. Аны "Йолдызлык" фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов белән Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова үткәрделәр. Балалар "Вокал-соло", "Вокал ансамбльләр", "Хореография", "Конферанс" номинацияләре...

16 февральдә шәһәр Мәдәният сараенда "Йолдызлык-2018" XVIII республика эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивалендә районыбыздан чыгыш ясарга планлаштырган балалар өчен мастер-класс узды. Аны "Йолдызлык" фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов белән Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова үткәрделәр. Балалар "Вокал-соло", "Вокал ансамбльләр", "Хореография", "Конферанс" номинацияләре буенча үз осталыкларын күрсәтте.

- Мин узган ел да Нурлатта мастер-класс үткәргән идем, - диде Раилә Гарипова. - Менә быел да "Йолызлык" алдыннан берничәшәр кеше районнарга чыгып, фестивальдә башкарылачак номерларны карыйбыз, фикерләребез белән уртаклашабыз, киңәшләр бирәбез. Кимчелекләр булса, бетерергә тырышабыз. Сезнең "Незабудка" һәм "Эсперанса" бию коллективларының чыгышларын карадым, аларны башкаларга да үрнәк итеп куярга мөмкин.

"Йолдызлык"ның жюри әгъзалары чыгышларны бар яктан да бәяләде. Кайбер номерларны хупласалар, икенче берләрен кире кактылар. Дмитрий Туманов, мисал өчен, катнашучыларны ничек дөрес итеп баш ияргә, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирде. "Конферансье өчен сүзләрне яттан белү мөһим түгел, текстны ул үзе залдагы атмосферадан чыгып уйлап табарга тиеш. Ул сәхнәдә никадәр озаграк булса, шулкадәр яхшырак. Ул тамашачылар белән эшли, алардан тагын да катырак алкышлауларын сорап, залны җанландыра. Сәхнәдә чайкалып торырга да ярамый", - диде Дмитрий Александрович "Конферанс" номинациясе буенча чыгышларны караганнан соң.

Әлеге чара Богдашкино һәм Каравыл Тавында "Талантлар гаиләсе" дип аталган концерт белән дәвам итте. Анда "Йолдызлык-2017" фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев