Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Оста куллар

Бу атнада бөтен дөньяда Балаларның уйлап табулары көне билгеләп үтелде.

Әлеге дата төрле ачышлар ясаучы, яңа әйберләр тудыручы сәләтле яшь буын вәкилләренә багышлана. Билгеле, булачак уңышларга нигез, башлыча, төрле фәнни-техник түгәрәкләрдә салына. Балаларның яңалыкларга булган омтылышлары да шунда үстерелә. Шәһәрнең 3нче мәктәбендә, мисал өчен, кораблар модельләштерү түгәрәгенә йөрүче укучылар гамәли күнекмәләргә таянып мөстәкыйль фикерләргә, фантазияләрен эшкә җигәргә өйрәнәләр.

Руслан Чувалов белән Адель Садыйков түгәрәктә ике ел гына шөгыльләнәләр әле, әмма бүген эшләнмәләре белән дә, төрле район, республика, хәтта Россия күләмендәге конкурсларда яулаган казанышлары белән дә лаеклы горурлана алалар. Җитәкчеләре - технология укытучысы Любовь Шәмсетдинова кулында бер төргәк грамота-дипломнар. Әмма уңыш турында алар гына түгел, күбрәк корабларын ясау өстендә берничә ай эшләгән балаларның янып торган күзләре сөйли.

- Бу - "Курск" атом су асты көймәсе, минем беренче эшем, - дип үз иҗат җимешләре белән таныштыра Руслан. - Түгәрәккә йөри башлагач, кайсы кораб моделен сайлыйм икән дип озак уйландым. Тарихка мөрәҗәгать итеп карарга булдым. Баренц диңгезендә һәлакәткә очраган "Курск" көймәсе турында укыгач, бер шиксез аны ясарга алындым. Ә менә бу лайнерны үзем уйлап таптым. Билгеле, аны ясар алдыннан бик күп мәгълүмат үзләштердем. Лайнерга сеңлем хөрмәтенә "Карина" дип исем бирдем. Бердән, кораб өчен яңгыравыклы исем, икенчедән, тематикасы белән дә туры килә - Карина "Карский диңгезендә туган кыз", "кораб белән идарә итүче" дигән мәгънәләргә ия.

Гомумән, Балалар иҗаты үзәге каршында алтынчы ел эшләп килүче әлеге түгәрәк хәзинәсендә корабларның нинди генә төрләре юк: кәгазьдән, агачтан ясалганнары, радио белән идарә ителә торганнары, җилкәнлеләре... Любовь Анатольевна әйтүенчә, хәзер, башка материалларга караганда, пенопластка өстенлек бирә башлаганнар, аны кисү, эшкәртү күпкә җиңелрәк икән. Шуңа соңгы елларда ясалган модельләрнең нигезен пенопласт тәшкил итә. Хәер, күргәзмәгә куелган һәр модель үзенчәлекле. Аны тулыландыруга Адель Садыйков та зур өлеш кертә. Аның "Титаник" пароходы - күргәзмәнең аерым бизәге. Бүгенге көндә викинглар корабын ясау өстендә эшли ул. 6нчы сыйныфта белем алучы Адель әлегә киләчәк һөнәре турында уйланмый, әмма катлаулы модельләр уйлап табу, аларны ясау, эшкәртү процессының үзенә бик ошавын белдерде. Бәлки, тырышлыгының шундый матур нәтиҗәләре, конкурс-олимпиадалардагы уңышы аның киләчәген билгеләр дә, булачак галимнәр һәм мәшһүр уйлап табучылар яшьтән тәрбияләнә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев