Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Останкино” басты!

Бу сишәмбедә "Нурлат ТРКсы" янында Нурлатның иң биек ноктасы - 60 метрлы терәкле антенна бастырылды.

Подрядчылар - Самара шәһәренең "СВС-Строй" җәмгыяте өч ай эчендә аны ахырына кадәр төзеп бетерде дияргә мөмкин. Район башлыгы Наил Шараповның ярдәме һәм ФГУП-РТПЦ заказы белән бастырылган Нурлат "Останкино"сы теле- һәм радиосигналларны тагын да сыйфатлырак кабул итәргә ярдәм итәчәк.
- 28 тонналы мачтаны бастыру һава торышының көйсезлеге һәм техник сәбәпләр аркасында бераз сузылды. Антеннаның 10,5 тонналы 30 метрын җирдә җыйдылар подрядчылар, ә менә калган өлешен күтәрү өчен 200 тонналы кран кирәк иде. Кран мәсьәләсен хәл итү белән, подрядчылар антеннаны бастыру буенча эшне төгәлләделәр. Аларга "Перспектива" җәмгыяте хезмәткәрләре ярдәм итте, - ди "Нурлат ТРКсы" директоры Резедә Гиняева. Бу көннәрдә подрядчылар мачтаның коммуникацияләрен төзеп бетерү белән мәшгуль. Алга таба теле-, радиоантенналарны күчерү, гамәлдәге - 1990 еллар башында төзелгән 40 метрлы антеннаны демонтажлау белән шөгыльләнәчәкләр.
Нигезе 8х5 метрдан башланган антенна 2,5х2,5 метрга кадәр тараеп тәмамланган. Мәйданчыклар белән эшләнгән антенна теле-, радиосигналлар тапшыру радиусын арттыру өчен хезмәт итәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телевидение Яћалык

2
X