Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Партиядә җыелышлар бара

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең башлангыч бүлекчәләрендә отчет- сайлау җыелышлары бара.

Узган атнада җыелышларны беренчеләрдән булып Салдакай, Гәйтән, Түбән Чаллы, Колбай Мораса, Әлмәт, Иске һәм Яңа Әмзә авыллары, Түбән Нурлат микрорайоны башлангыч бүлекчәләре башлап җибәрделәр инде. Аларның берсендә - Түбән Нурлатта секретарь алышынды - әлеге вазифага Гөлия Тәмаева сайланды.
Быелгы отчет-сайлаулар партия эшчәнлегендәге яңалыклар белән таныштыруны да күздә тотты. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XIII съездында Партия Уставына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләренең иң мөһимнәре катнашучыларга да җиткерелде. Әйтик, быелдан партиянең барлык дәрәҗәдәге берләшмәләренең җитәкче һәм контроль-ревизия органнары 5 елга бер тапкыр сайланачаклар.Шул ук вакытта җирле сәяси совет елга бер тапкыр үз составын 10 процентка яңартырга тиеш булачак. Димәк, җирле бүлек конференцияләре элеккечә ике елга бер тапкыр түгел, ә ел саен үткәреләчәк. Җирле һәм башлангыч бүлек секретарьлары яшерен тавыш бирү юлы белән һичшиксез альтернатив нигездә сайланырга тиеш була. Ә башлангыч оешмалар сәяси совет утырышларын элеккечә ай саен түгел, ә кварталга бер тапкыр үткәрү каралган.
Җыелышлар инде быелдан яңартылган Устав нигезендә үткәрелә. Ә җитәкче вазифасын алган кешеләр элеккечә сәяси совет секретаре дип түгел, ә партиянең региональ, җирле яки башлангыч оешмалары секретарьлары дип аталачаклар.
Җыелышларда ТР Президенты Р.Миннехановның ТР Дәүләт Советына Юлламасы буенча да фикер алышулар үткәрелә. Отчет-сайлау җыелышлары бу атнада да дәвам итәчәк. Һәр бүлекчә җыелышында партиянең Нурлат җирле бүлеге сәяси советы һәм башкарма комитеты әгъзалары да катнаша. Җирле бүлекнең отчет-сайлау конференциясе ноябрьгә билгеләнгән,"- диде партиянең Нурлат бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Н.Сафиуллин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Президенты ТР Дђњлђт Советы "Бердђм Россия Юллама

2
X