Пенсия фонды идарәсе – ярымфиналда
ХӘБӘРЛӘР

Пенсия фонды идарәсе – ярымфиналда

Пенсия фондының ТР бүлекчәсе Нурлат районы идарәсе V спартакиадасы кысаларында Кама Тамагы поселогында үткән ярышлардан җиңү белән кайтты.

Пенсия фондының Нурлат районы идарәсе спортчылары футбол, волейбол, аркан тарту, йөзү һәм армрестлингта беренче урын яуладылар. Хәзер Нурлат командасы апрель аенда Кукмарада узачак ярымфиналга әзерләнә.

спартакиада Пенсия фонды Кукмара Кама Тамагы

Нет комментариев