Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Пенсияне яңа кагыйдәләр буенча исәпләячәкләр

2015 елның 1 гыйнвареннан яңа пенсия формуласы гамәлгә керәчәк. Бу хакта җентеклерәк итеп Пенсия фондының Нурлат районы идарәсе начальнигы Рушания Шакировадан белештек

Картлык буенча хезмәт пенсиясе, бүгенге кебек үк, иминият һәм тупланма өлештән торачак. Әмма беренче тапкыр "еллык пенсия коэффициенты" дигән төшенчә кертеләчәк, аның буенча кешнең хезмәт эшчәнлегенең һәр елы бәяләнәчәк. Тагы бер үзенчәлек: 2025 елдан картлык буенча хезмәт пенсиясе алуның минималь стажы 15 елга җитәчәк (бүгенге 5 елдан ул 10 ел эчендә этаплап арта барачак).
"Элек стажның озынлыгы пенсия күләменә йогынты ясамый диярлек иде. Яңа кагыйдәләр буенча, кешнең гомуми иминият стажы хезмәт пенсиясе билгеләнгән көнгә 35 елдан артып китсә, пенсия арттырылган күләмдә билгеләнәчәк", - ди Рушания Мөбиновна.Ягъни яңа кагыйдәләр буенча, пенсиягә соңрак чыгу кулайрак булачак. Пенсия алыр өчен соңрак мөрәҗәгать итүнең һәр елы өчен иминият пенсиясе тиешле премиаль коэффициентларга арттырылачак. Шул рәвешле, хезмәт хакы зуррак һәм гомуми стаж озынрак булган саен, картлык буенча хезмәт пенсиясе күләме дә артыграк булачак.
Үз пенсиягезне исәпләп чыгарасыгыз киләме? Пенсия калькуляторы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының (www.rosmintrud.ru), Россия Федерациясе Пенсия фондының (www.pfrf.ru) web-сайтларында, шулай ук ПФРның Татарстан Республикасы Бүлекчәсенең сайтында (www.pfrrt.ru) сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ПФныћ Нурлат районы идарђсе