Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Пионерия бәйрәме

Узган атнада Балалар иҗаты үзәгендә Пионер хәрәкәтенең 90 еллыгына багышланган зур җыен үтте.

"Туган як серләре" дип аталган тарихи-туган якны өйрәнү экспедициясендә катнашкан варисларның эшләреннән җыенда тәкъдир итү үткәрелде. Урта Камышлы, Биляр Озеро, Кычытканлы, Фома, Якушкино мәктәпләренең эшләре иң яхшылар дип табылды. Мисал өчен, Фома урта мәктәбе варислары җыенга "Артек", "Орленок" пионер лагерьлары турында фильм эшләгән булса, якушкинолылар пионер оешмасы турында тикшеренү эшләре үткәргәннәр. Ә менә Урта Камышлы мәктәбе варислары моннан 90 ел элек оешкан пионер отрядының тулы атрибутикасын күрсәтте. Җыенга Яңа Иглай урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда сакланучы пионер байрагы да алып киленгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урта Камышлы Пионерлар Балалар иќаты њзђге Фома