Март башында шәһәрнең 1нче мәктәбендә II сыйныф укучысының кәрәзле телефоны югалуы турындагы хәбәр укучыларны битараф калдырмый.
Әлеге мәктәпнең V сыйныф укучысы Алексей Водолевский ят телефон табу белән аны хуҗасына кайтарып бирә. Әле шул көннәрдә генә Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге җитәкчесе А.Водолевскийга рәхмәт белдереп, китап бүләк итте.
Нет комментариев