Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Президент белән бергә” хәрәкәте нурлатлыларны берләштерде

Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат филиалы Нурлатта апрель аеннан бирле эшли. "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында игълан ителгән ТР Президенты инициативаларын яклаучы ижтимагый хәрәкәткә нурлатлылар бик теләп кушылды.

Президент программаларын һәм инициативаларын яклау буенча конкрет гамәлләрне тормышка ашыру, татарстанлыларны, шул исәптән нурлатлыларны да берләштерүне максат иткән хәрәкәт районда 5 айда шактый чаралар оештырырга өлгерде.
- Халык җыеннары, ишегалды бәйрәмнәре, әдәби марафон, экологик акцияләр, өмәләр, сәламәтлек саклау юнәлешендәге чаралар - ГТО нормалары тапшыру, иртәнге зарядкалар, флеш-моблар үткәрү, социаль-мәдәни объектлар ачу - барысы да "Президент белән бергә" хәрәкәте әгъзалары катнашында уза. Мәсәлән, узган шимбәдә "Чиста шәһәр" акциясенә 200ләп нурлатлы кушылды. Анда яшьләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре, ветераннар актив булды, - диләр хәрәкәт әгъзалары.
- Шәһәребез, районыбыз - безнең туган йортыбыз, - ди хәрәкәт координаторы Әлфия Галәветдинова. - Аның матур, чиста һәм ямьле булуы безнең үзебездән тора. Агымдагы ел Татарстанда республика лидеры Рөстәм Миннеханов инициативасы белән Парклар һәм скверлар елы итеп игълан ителде. Быел гына да шәһәребездә 2 сквер, авылларда берничә кече парк эшли башлады. Хәрәкәт әгъзалары республикада, районда узучы бер генә чараны, акцияне дә күз угыннан ычкындырмый. Әнә, "Туган көнең белән, Татарстан!" дип аталган балалар открыткалары конкурсына да районнан иң яхшы 9 эш сайлап алынган иде.
- Мин открыткама Кол Шәриф мәчете рәсеме ясадым, - ди шәһәрнең 3нче урта мәктәбе укучысы Линара Низаметдинова. - Шулай республикама, халкыбызга мәхәббәтемне күрсәтергә тырыштым.
- Ай дәвамында районыбызның төрле лагерьларенда ял итүче балалар якыннарын Республика көне белән котлау өчен открыткалар ясадылар, - диләр "Президент белән бергә" хәрәкәтенең Нурлат активистлары. - Эшләр өч яшь төркемендә кабул ителде. Район укучылары ясаган открыткалар Республика бәйрәмендә шәһәр һәм район халкына да бүләк ителде.
Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары бәйрәм көннәрендә "Республика тасмасы" акциясенә дә кушылдылар. Татарстан триколоры белән эшләнгән тасмалар, флаглар шәһәр үзәгендә һәм урамнарда нурлатлыларга таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Президент белән бергә” хәрәкәте