Район башлыгы Иске Чаллыда мәдәният йорты ремонты барышы белән танышты
Бүген, 5 декабрьдә район башлыгы Равил Кузюров Иске Чаллы авылында подрядчы оешма, төзелеш бүлеге белгечләре катнашында күчмә киңәшмә үткәрде, биредә мәдәният йортына капиталь ремонт бара.
Иске Чаллы мәдәният йорты 1985 елда төзелеп, моңа кадәр капиталь төзекләндерелмәгән булган, бүгенге көндә ул ремонтка мохтаҗ. Подрядчылар - "НурлатЕвроСтрой" оешмасы биредә ремонтка октябрь азагында керешкән, бүгенге көнгә тәрәзәләр тулысынча алмаштырылган инде. Барысы 8 миллион сумга төшәчәк ремонт эшләре барышында биредә җылылык, электр хуҗалыгын, спортзалда идәннәрне, түбәне алмаштырырга җыеналар. Равил Әфраимович бар эшләрне дә сыйфатлы башкарып, объектны вакытында өлгертергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев