Район башлыгы “Тирмәкәй” балалар бакчасында булып китте
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы “Тирмәкәй” балалар бакчасында булып китте

Бүген, 23 октябрьдә, район башлыгы Равил Кузюров мәгариф бүлеге начальнигы Линар Маняпов озатуында "Тирмәкәй" балалар бакчасының торышы белән танышты.

Әлеге мәктәпкәчә учреждение 80нче елларда төзелгән. Бүгенге көндә монда 145 бала йөри.
Район башлыгы Равил Кузюров бина фасадының ремонты, тәрәзәләрне буяу һәм җылыту буенча кисәтүләр ясады, һәм әлеге кимчелекләрнең зур чыгымнар таләп итмәвенә басым ясады. Тулаем, коллектив аңарда матур тәэсирләр калдырды.


Нет комментариев