ХӘБӘРЛӘР
Россельхозцентрның Нурлат филиалында бу көннəрдə орлыкларга чəчү алды тикшерүе азагына якынлашып килə
Белгечлəр көздəн саклауга салынган 6660 тонна бөртекле сабан культуралары орлыклары үрнəклəренə фитопатологик анализ ясыйлар һəм тиешле рекомендациялəр бирəлəр.
Якын араларда хуҗалыкларда алар нигезендə орлыкларны агулый башлаячаклар.
- Узган елның һава торышы аркасында бөртеклəрнең дымлылыгы артты, бу исə альтернариоз һəм күгəрек барлыкка килүгə китерə. Ə альтернариоз инфекция башакның тутыгуына сəбəп була, нəтиҗəдə, 1000 данə бөртекнең массасы кими һəм орлыкларның сыйфаты начарая, - ди Россельхозцентрның Нурлат филиалы җитəкчесе Рөстəм Шəйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев