Аның өчен агымдагы ел аеруча истәлекле – шагыйрә 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Сүзебез җирле автор, Россиянең язучылар берлеге әгъзасы, күпләгән җыентыклар авторы Антонина Алексеевна Халипа турында.
Балачак
Антонина Алексеевнаның иҗат бүлмәсендә стеналар шагыйрә төрле елларда лаек булган күпләгән дипломнар, таныклыклар, рәхмәт хатлары, бүләкләү кәгазьләре белән тулган. Алар, иң кадерле истәлекләр булып, гомеренең төрле елларында дәрәҗәле әдәби бәйгеләрдә ирешкән уңышлары, иҗатының районыбызда, республикада гына түгел, бәлки Россия күләмендә дә зур танылу алуы турында сөйли. Ә бит Антонина Алексеевна иҗат белән соңрак – гомере буена геофизикада эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң гына шөгыльләнә башлаган. Тумышы белән Чистай районының Булдырь авылыннан ул. Әтиләре нефть разведкасында эшләгәнгә, гаилә яшәү урынын даими алыштырып торган.
«Ул чагында бораулау вышкасы кая килеп урнашса, бөтен бригада да аның артыннан янәшәдәге авылларга күченә иде бит. Бу еш кына кечкенә торак пунктлар була, ә анда, билгеле инде, башлангыч мәктәпләр генә. Шуңа да бишенче сыйныфтан инде атналар буена әти-әниләрдән читтә – зуррак авылларда яки район үзәгендә яшәргә туры килә иде. Бер атнага җитәрлек ризыкны үзем белән алам, атна буена фатирда яшим», – дип сугыштан соңгы чорга туры килгән мәктәп еллары турында хәтер яңарта ул.
Ватанпәрвәр шагыйрә
Антонина Халипа – сугыш чоры баласы. Шуңа да, мөгаен, аның иҗатында Бөек Ватан сугышы, ватанпәрвәрлек темалары өстенлек итәдер дә. Гомумән, әлеге темалар – аның өчен изге. Бу хакта язылган шигырьләренең күбесен ул яттан белә һәм тыңлаучыларның йөрәгенә барып җитәрлек, күңел кылларын тибрәтерлек итеп укып бирә. Аның эзтабарлар сугыш узган урыннардан табып кайткан көзге, совет сугышчыларының каны тамган җирләрдә үсеп утыручы лаләләр, җиңүче буын оныкларының Үлемсез полк сафларында кулларына зур горурлык белән бабаларының портретларын тотып атлаулары турындагы һәм башка шигырьләрен тыңлаганнан соң ирексездән күзләр яшьләнә.
«Минем бабам патша армиясендә хезмәт иткән. Әтием дә фронтта булган, сугышның башыннан азагына кадәр кичкән. Гомумән, Бөек Ватан сугышында әти-әнием ягыннан 8 абыебыз катнашкан, яртысы яу кырында ятып калган. Ике абыем да армиядә хезмәт итте, тормыш иптәшем, улыбыз да. Улыбыз хәзер эзтабарлык эше белән шөгыльләнә”, – дип сүзен дәвам итә шагыйрә.
Антонина Алексеевнага башка темалар да ят түгел. Соңгы араларда сәламәтлек торышы аркасында күп вакытын өйдә үткәрергә туры килсә дә, бер генә вакыйга да аның игътибарыннан читтә калмый, гадәти хәлләр дә яшәү мәгънәсе турында уйландырырлык фәлсәфи иҗат җимешләренә әверелә дә куя.
Үрнәк гаилә
“Темалар янәшәбездә генә бит. Аларны бары күрергә, ишетергә генә кирәк”, – ди үзе һәм әңгәмәне әле күптән түгел генә тормыш иптәше Виктор Михайловичка багышлап язылган шигырь юллары белән дәвам итә. 64 елга якын иңне-иңгә куеп, бер-берсенә зур хөрмәт, игътибар күрсәтеп, тату гомер итәләр алар. Икесе бер тармакта лаеклы хезмәт юлы узып, зур хөрмәт казанганнар. Фоторәсемнәре узган елда Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда районның нефть тармагы тарихына багышлап ачылган экспозициядә дә дәрәҗәле урын алган.
Шул көннәрдә исә бу хакта янә иркенләп сөйләшер өчен җай чыкты – музей директоры, районның Җәмәгать советы рәисе Флюра Морзаханова һәм совет әгъзалары Халипалар гаиләсендә кунакта булып киттеләр. Очрашу шагыйрәне район башлыгы исеменнән үткән юбилее белән котлау, ихтирам хисләрен белдерү, иҗаты турында сөйләшү өчен тагы бер матур форсат бирде.
“Антонина Алексеевна музей каршындагы әдәби салон, “Зирәклек” клубының актив әгъзасы да. Аңа багышланган әдәби кичәләрне шигырь сөючеләр бүген дә яратып искә ала. Нинди генә темага кагылсак та, аның иҗади янчыгында һәрчак шигырьләр була. Аның күңеленнән шигырьләр елга булып агадыр сыман. Җыентыкларының берсе дә нәкъ шулай – “Сүзләр елга булып агыла” дип атала бит”, – ди Флюра Җамаловна.
Әлбәттә инде, шагыйрә белән һәр очрашу авторның бай шигърият дөньясына алып керми калмый. Бу юлы да Җәмәгать советы әгъзалары һәм район китапханәчеләре аның шигырьләрен тын да алмый тыңладылар. Әле узган елда гына басылган чираттагы “Көзге яфраклар” җыентыгын ул һәр кунагына, автографын язып, бүләккә биреп җибәрде. Димәк, шагыйрәнең яктылык тулы иҗаты белән очрашу моның белән генә тәмамланмый, ул тыныч кичләрдә, ихлас шигърият кичәләрендә дәвам итәчәк әле.
Нет комментариев