Кечкенәдән рәсем ясарга яратса да, әлеге шөгыль белән җитди рәвештә дистә ел элек, үзе дә көтмәгәндә мавыга башлый ул.
“Берсендә телевизордан рәссамнар турында тапшыру карадым. Ул мине шулкадәр илһамландырды: үзем дә картина ясап карарга булдым. Нәрсә дә булса килеп чыгар әле, дидем, – дип искә ала ул бүген үзенең рәсем сәнгатендәге беренче һәвәскәр адымнары турында. – Шулай акрынлап тартылып киттем. Интернеттан видео-дәресләр, мастер-класслар карый, төрле техникаларны үзләштерә башладым”.
Андрей Владимирович пленэр, ягъни “ачык һава астында ясау” ысулын аеруча үз итә. Шөкер, ямьле табигать почмагына сыенып утырган авылның тирә-ягында рәссамга илһам һәм иҗади фантазия бүләк итәрлек урыннар байтак, төрле ел фасылларында аларның һәркайсы кабатланмас матурлык чыганагына әверелә. Андрей Глебов исә әлеге күренешләрне тукымага осталарча төшереп, туган ягының төрле төсләргә бай табигатен максималь төгәл чагылдырырга тырыша. Бу еллар эчендә ясаган кечкенә форматлы тематик этюдларының да саны берничә дистәләп инде, картиналар исә – аерым сәнгать әсәре.
“Кайчагында натураның матурлыгыннан күзләр йөгерә башлый – барысын да колачлыйсы килә, әмма тукыманың форматы моңа мөмкинлек бирми, – ди ул. – Әлбәттә, бер картинаны иҗат итү өчен күп вакыт таләп ителә, шуңа гадәттә сайлаган пейзажны фотога төшерәм, аны соңрак өйдә ясап бетерәм. Табигать күренешләренә өстенлек бирүемнең тагын бер сәбәбе – биредә син үзең хуҗа: төсләр, яктылык белән уйнарга, әйтик, болытлы көнне кояшлыга әйләндерергә була. Ә менә архитектура объектларын рәсемгә төшерү шактый катлаулы, перспективаны белү, һәр детальне җентекләп ясау таләп ителә”.
Андрей Глебов борынгы йортлар, чиркәүләр ясарга да ярата. Аның бер картинасында Единение поселогының бүген инде тарихта гына калган атаклы тегермәне дә икенче тормыш алган.
“Аны әлеге поселоктан чыккан кешеләр үтенече буенча ясадым, – диде ул. – Бүген тегермән ярым ишелгән хәлдә, тирә-ягын чүп үләннәре басып киткән. Миннән исә аны элек ничек булган, шулай сурәтләвемне сорадылар. Шуңа күрә тегермәнне аклы-каралы иске фотодан күз алдына бастырырга туры килде. Һәр детальне тәфсилләп ясадым, аңа бер айлап вакытым киткәндер”.
Бүген әлеге картина – останың иң кадерле иҗат җимешләреннән. Формасы буенча да иң зуры ул, 1,80 метрга 1 метр.
Андрей Владимирович һәрчак эзләнүдә, буяулар белән дә экспериментлар үткәрергә ярата. Әйтүенчә, яшел төсле буяуларны беркайчан да сатып алмый икән, ультрамарин һәм сары төсләрне кушып, аның төрле төсмерләрен үзе чыгара. Тукымалар, рәсем ясау техникалары белән дә шулай. Әле менә якын киләчәктә портретлар ясый башларга исәбе, аның нечкәлекләрен Интернет аша үзләштерә дә башлаган инде.
“Миңа нәтиҗәдән бигрәк, процессның үзе – матурлыктан илһам алып, аны тукымага төшерү эше аеруча ошый. Күңелемә бик зур канәгатьлек хисе бирә ул”, – ди рәссам.
Ә бүген чит кешеләрнең дә үзләренә картина ясап бирүен үтенүләре аның иҗатын тануга чын дәлил булып тора.
Нет комментариев