Механизаторларны котлау басуда, төшке аш вакытында узды.
Нурлат районында 1000 тоннадан артык ашлык суктырган экипажларны хөрмәтләү традициясе дәвам итә. Урак кампаниясенең чираттагы геройлары — «Нурлат сөте» хуҗалыгы механизаторлары Илнур Ибәтуллин, Сәлим Ибраһимов һәм Виктор Иванов булды.
Алдынгыларга акчалата сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хезмәтчәннәр өчен район мәдәният бүлеге агитбригадасының чыгышы чын сюрприз булды: басуда татар, рус һәм чуваш телләрендә дәртле җырлар яңгырады.
Алдынгы комбайнчылар белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев очрашты:
«Комбайнчы һөнәре — җир йөзендәге иң затлы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Эшегезгә тугрылыгыгыз, чыдамлыгыгыз һәм шундый мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт!»
Кыр хезмәтчәннәренә шулай ук Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шарафутдинов мөрәҗәгать итте.
Урак кампаниясенең барышы саннарда:
- Район буенча: бүгенге көнгә барлык бөртеклеләр мәйданнарның 67%ы суктырылган, 47 мең тоннадан артыграк иген җыеп алынган.
- «Нурлат сөте» хуҗалыгында урак эше оешканлык төстә бара, басуларда 6 бөртек суктыру комбайны эшли. Игеннәр планлаштырылган 5 меңләп гектарның 60%ка якыныннан җыеп алынган.
Нет комментариев