Нурлатта бер ир-ат баламны укырга кертәм дип мошенникларга алданган
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта бер ир-ат баламны укырга кертәм дип мошенникларга алданган

Нурлатлылар игътибарына ышанучанлыклары аркасында акчаларыннан колак каккан кешеләр белән бәйле очракларны тәкъдим итәбез.

Мошенниклык күптәннән инде “шикле акча күчерүләр” белән бәйле гадәти схемалар һәм ярдәм сорап язган примитив мөрәҗәгатьләр чикләреннән чыкты. Бүгенге көндә кырыгалдарлар психологик басым ясау ысулларын файдаланалар, персональ мәгълүматларның урлануын белдереп, ашыгу, ыгы-зыгы яисә рәсми мөрәҗәгатьләр иллюзиясе тудыралар. Алар кеше күңеленең иң нечкә кылларына кагылалар, күптәнге хыялларын тормышка ашыру өчен акчаларын янга калдырырга теләүчеләр дә, өстәмә акчаларын югалтудан куркучылар яисә үз балаларын югары уку йортына кертергә теләүче әти-әниләр дә корбан булырга мөмкин. Геройларыбыз белән булган вакыйгалар – бер эмоциональ адым аркасында санаулы минутлар эчендә бик күп акчаларны югалтуның ачык мисаллары.

Раслау төймәсе 

Алексей берничә ел винтаж радиоэлектроника җыя, шуңа күрә әлеге сирәк экземплярларның бәяләреннән яхшы хәбәрдар була. Берсендә популяр онлайн белдерүләр тактасында аның игътибарын 60 нчы елларда чыгарылган радиола сатылуы турындагы белдерү җәлеп итә, өстәвенә, яхшы хәлдә дә икән үзе. Бәясе базар бәяләреннән 40 процентка түбәнрәк. Сатучы язмача аралашу барышында бәяне төшерүен ашыгычлык белән аңлата: радиола аңа бабасыннан калган икән, хәзерге вакытта күрше өлкәдәге складта саклана һәм урынны алып тора. Алексейның барлык шикләрен дә тарату өчен ул хәтта җайланманың эшләвен күрсәтеп, кыска видео төшерә, радиола паспортының фотосын да җибәрә. 

Сатучының профилендә югары рейтинглы уңай бәяләмәләр дә була. Бигрәк тә бер “сатып алучы” калдырган соңгысы ышанычлы күренә, ул шундый ук техниканы бик яхшы төргәкләгәннәре өчен рәхмәт язган була. Алексей нинди карарга да килергә белмичә торганда сатучы аңа радиола белән башкаладан бер коллекционерның кызыксынуын яза, ул аны хәзер үк алып китәргә әзер икән. Шундый шәп шансны югалтудан куркып, Алексей сатучының барлык шартлары белән дә ризалаша: җайланманы броньлау өчен акчаларны банк картасына турыдан-туры түләргә кирәк булып чыга. Ир-ат банкның мобиль кушымтасына кереп, реквизитларны яза, смс-код аша акчаларның күчерелүен раслый һәм чекны сатучыга җибәрә. Җавап итеп сатучы транспорт компаниясенең сәхифәсенә сылтама юллый, анда рәсмиләштерелгән трекномер күрсәтелгән һәм “Җибәрү өчен кабул ителде” дип язылган була. Алексейның беренче шикләре өч көннән соң, трекномер сортларга бүлү этабында туктап калгач барлыкка килә. Бер атнадан соң сәхифә бөтенләй дә ачылмый башлый. Белдерүләр мәйданчыгында сатучының профиле “Мошенниклыкта шик бар” дигән язма белән блокировкаланган булып чыга, ә телефон номеры хезмәт күрсәтүдән туктый. Алексей үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап алганнан соң, ышанучанлыгы өчен үкенеч һәм оялу хисләрен җиңеп, юридик гамәлләрне тормышка ашырырга керешә. 

“Сатучы белән үзара язышканнарның, мошенникның профиле һәм банктан алынган электрон чекның скриншотларын ясадым. Акча күчерү белән бәйле операцияне кире кагу өчен банкка транзакция белән килешмәвем турында гариза яздым. Акчалар турыдан-туры карта номерына күчерелгәнлектән, түләүне кире кайтару катлаулырак булып чыкты. Банк акчаларның ялган затның счетында калган өлешен генә кире кайтара алды, ул бөтен сумманы кулланмаган булган”, – дип сөйләде Алексей.

Бер смс бәясе 

Марина 30 елдан артыграк балалар бакчасында хезмәт куйган пенсионер. Иртән аңа шәһәр номерыннан шалтыраталар. Ягымлы тавышлы кыз үзен Россия Социаль фонды (элеккеге Пенсия фонды) белгече дип таныштыра. Ул Маринага исеме һәм әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итә, аның яшәү адресын төгәл атый, эш стажыннан да хәбәрдар булып чыга. Бу ханымның бөтен шикләрен дә тарата. Белгеч планлы тикшерү вакытында ямьсез күренеш ачылуын хәбәр итә: соңгы ел эчендә Маринага төбәктән бирелә торган өстәмә акчалар түләнмичә килгән икән. Түләүләрне яңадан исәпләп, әлеге сумманы аның картасына турыдан-туры күчерү өчен мәглүматларны чагыштыру таләп ителә булып чыга. 

Шалтыраткан кыз ышанычлы тавыш белән, әдәпле сөйләшә, рәсми терминнарны да күп куллана. Һәм оператор ведомстводагы электрон чиратны авторизацияләү өчен смс аша килгән алты санлы кодны атау тиешлеген әйткәч, ханым бер секундка да шикләнми. 

“Ярты минут эчендә телефоныма минем 145 мең сум акчамның салдырылуы турында хәбәр килеп төште”, – дип уртаклашты пенсионерка. 

Ул әлеге акчаларны озак еллар җыйган була. Телефон номеры буенча шалтыраткач исә өзек чакыру тавышы гына ишетелә. Шоктан айныгач, ханым төгәл алгоритм буенча эш итә: Социаль фондның рәсми кайнар линиясенә шалтырата, аңа фонд хезмәткәрләренең беркайчан да смс-кодлар сорамауларын әйтәләр. Аннан соң ул картасын блокировкалау өчен банк белән элемтәгә керә. Мошенниклар акчаларны берничә транзакция белән күчерергә тырышканга, банк операторлары соңгы күчерүне блокировкалыйлар һәм шикле операцияләрнең берничәсен туктатуга ирешәләр. 

Акчалар күчерү иллюзиясе 

Игорь инженер булып эшли. Ул берничә ел кызы Ленага укырга керергә әзерләнергә булыша: кыз яхшы укый һәм архитектор булу өчен югары уку йортына керергә хыяллана. 

Университетка керү өчен конкурс зур булып чыга, бер урынга дистәләгән кеше дәгъва кыла. Документларны кабул итү тәмамлану алдыннан Игорьга телефоннан шалтыраталар. Ир-ат эшлекле тон белән үзен университетка кабул итү комиссиясенең әйдәп баручы белгече дип таныштыра. Ул кабул итү сынауларының нәтиҗәсен сылтау итеп, хәвефле хәбәр җиткерә: Ленаның бюджетка эләгү шансы аз икән, баллары җитеп бетмәскә мөмкин. Әмма “консультант” шунда ук чыгу юлын тәкъдим итә: вузда партнерлар фондының бюджеттан тыш квотасы буенча бер максатчан урын пәйда булган. Аны броньлау өчен “консультацияоештыру хезмәтләре күрсәтү” өчен килешү төзергә һәм беренче семестр өчен акчаларның бер өлешен күчерергә кирәк. Кайгыртучан ата шиккә кала, әмма телефоннан шалтыратучы осталарча аның эмоцияләренә басым ясый: укырга кабул итү буенча әмер хәзер үк чыгарыла, һәм мәсьәлә ике сәгать эчендә хәл ителмәсә, урынны башка абитуриентка бирәчәкләр. Мессенджерда Игорьга мөһер сугылган һәм университет логотибы төшерелгән килешүнең сыйфатлы нөсхәсен җибәрәләр. Кызының хыялы чәлпәрәмә килүдән куркып, ул арадашчы булган юридик компаниянең күрсәтелгән счетына онлайнбанк аша зур суммада акча күчерә һәм аларның кабул итү комиссиясе вәкиленә барып ирешәчәгенә ышана. 

Ярты ай уза. Университетның рәсми сайтында укырга кергән студентларның исемлеге басыла, әмма Ленаның исеме анда булмый. Әти кеше вузга килгәч исә ректорат гаҗәпкә кала: университет беркайчан да чит оешмалар аша түләүле өстәмә квота бирмәгән, ә килешү ялган реквизитлы булып чыга. 

Ир-ат үзе тарыган хәлнең масштабын аңлап, актив эшкә тотына. Социаль челтәрләрдәге абитуриентлар төркеме аша шундый ук тозакка капкан алты ата-ананы таба. Алар башкаланың тикшерү комитетына һәм полициягә мошенниклык гамәле турында гариза язалар. Ата-аналар хокук саклаучылар мошенникларның эзләренә төшәр дип ышана.


Нет комментариев