Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Самара өлкәсендә Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күргән

"Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм аның турында барысы да" - сентябрь ахырында Самараның "Медиа-Книга" нәшриятында басылып чыккан китап әнә шулай атала.

"Матбугат.ру" электрон газетасында Самара өлкәсенең "Бердәмлек" өлкә татар газетасы баш мөхәррире Рәфгать ӘҺлиуллин хәбәр итүенчә, китап төрле елларда төшерелгән аклы-каралы һәм төсле рәсемнәр белән бизәлеп, 700 данәдә, 320 битле булып басылып чыккан һәм Самара өлкәсе хөкүмәтенең өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә биргән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге губерна гранты акчасына нәшер ителгән.
Шагыйрьнең үзе, әти-әнисе, туганнары, бергә укыган сыйныфташлары, авылдашлары, фикердәшләре, ярдәмчеләре турында язылган документаль хикәяләре, публицистик язмалары һәм аның турында күп истәлекләр урын алган әлеге китапка язмаларны да Рәфгать Әһлиуллин туплаган һәм әзерләгән, аны дөньяга чыгаруда исә редакция коллективы хезмәт куйган. Шагыйрь турында китап дөнья күрү, һичшиксез, гаҗәеп зур ихтыяр көченә ия талантлы һәм бөек шәхес, якташыбыз Гакыйль Сәгыйровның исемен мәңгеләштерү һәм аның турында яшь буыннарга җиткерүгә хезмәт итәргә тиеш.
Самара өлкәсендә октябрь азагында китапны тәкъдир итү кичәсе дә оештырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китап Гакыйль Сәгыйров