Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сайлаулар Нурлат районында актив бара

Фома сайлау участогы. Иртәнге 9га сайлаучыларның 20% тавыш биргән. Беренчеләрдән булып пенсионер Васыйл Мирзазянов килгән. Ул авыл мулласы дога колганнан соң үз тавышын биргән. Бу сайлау участогында 599 сайлаучы. Сәләнгеш сайлау участогы. Иртәнге 9га бу сайлау участогында сайлаучыларның 25% тавыш биргән. Исемлек буенча барлыгы- 469 кеше. Төрнәяс сайлау участогы. Бу...

Фома сайлау участогы. Иртәнге 9га сайлаучыларның 20% тавыш биргән. Беренчеләрдән булып пенсионер Васыйл Мирзазянов килгән. Ул авыл мулласы дога колганнан соң үз тавышын биргән. Бу сайлау участогында 599 сайлаучы.
Сәләнгеш сайлау участогы. Иртәнге 9га бу сайлау участогында сайлаучыларның 25% тавыш биргән. Исемлек буенча барлыгы- 469 кеше.
Төрнәяс сайлау участогы. Бу вакытка 939 сайлаучылардан 15% тавыш биргән.10 кеше сайлауларда беренче тапкыр катнашкан.
Кычытканлы сайлау участогы. Иртәнге 9га 40% артык кеше тавыш биргән. Монда барлыгы 395 сайлаучы.
Елаур сайлау участогы. 391 сайлаучыдан 100 кеше тавыш биргән инде. Беренче тапкыр сайлау хокукына 6 кеше ия булган.
Тимерлек сайлау участогы. Шәһәрдән иң ерак урнашкан бу авыл кешеләре сайлауга сәгать 7дә үк килгәннәр. 417 сайлаучыдан сагать 9га 15% тавыш биргән.
Сайлау участокларында әйтүләренчә, сайлаулар бик актив бара, күзәтүчеләр үз урыннарында, кисәтүләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлаулар актив