Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Шатланам мин җырлар булып калуыма...”

15 февральдә якташыбыз, шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 яшь тула.

Түшәктә яткан килеш иҗат итәргә көч тапкан, меңләгән шигырь язып, аларны 7 китап итеп бастырырга өлгергән шагыйрь туган җире Нурлат халкының чын горурлыгы иде һәм хәзер дә шулай булып кала. Үзе исән вакытта ул һәрчак Нурлатка килергә, якташлары белән очрашуларга йөрергә ашкынды һәм нурлатлыларның күбесенең күңелендә аның белән истәлекләр, хатирәләр саклана торгандыр әле. Чөнки Гакыйль ага белән һәр очрашу - үзе бер тормыш, үзе бер дәрес була торган иде бит. Әйдәгез, район газетасы битләрендә хатирәләрне барлыйк, Гакыйль Сәгыйров турындагы истәлекләрне сөйләп, юбилее алдыннан якташыбызны искә алыйк. Бәлки кайберәүләрегездә шагыйрь белән бергә төшкән фоторәсемнәр дә саклангандыр, истәлекләрегезне һәм язмаларыгызны безнең Совет ур, 113 (почта) яки redak@list.ru (электрон) адресыбызга юллагыз. Хатирәләрегезне 2-36-13 номеры буенча язып та алырга әзербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев