"Татнефть"нең җитештерү коллективлары арасындагы традицион спартакиада Нурлатта старт алды.
Узган шимбәдә XXXI Спартакиада кысаларында "Нурлатнефть" НГДУсының М.М.Хуҗин исемендәге спорт комплексында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Биредә 40 команда көч сынашты. Спартакиадада катнашучыларны район башлыгы Равил Кузюров сәламләде.
- Спартакиаданы үзебездә кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә, - диде ул, һәм "Нурлатнефть" НГДУсына - спорт чарасын лаеклы оештырулары, ә "Татнефть" җитәкчелегенә нурлатлыларны барлык башлангычларында хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Спартакиадада катнашучыларга уңышлар теләде.
"Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та спорт чарасының әһәмиятен ассызыклап үтте.
- Спорткомплекс барлык таләпләргә дә җавап бирә. Биредә өстәл теннисы буенча республика күләмендә генә түгел, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдәге ярышлар да үтте, - дип билгеләп үтте ул һәм спортчыларга мөрәҗәгать итте: - Барлык осталыгыгызны күрсәтегез.
Спартакиаданы тантаналы ачу чарасында "Татнефть" вәкилләре - генераль директорның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, профком рәисе урынбасары Эльмира Газизова һәм башкалар катнашты.
Нет комментариев