Никадәр генә кайгылы булмасын, әмма суда килеп чыккан чираттагы фаҗига безне янә әлеге теманы күтәреп чыгарга этәрә. Җомга көнне Нурлатта яшүсмернең елгага сәяхәте аянычлы тәмамлана.
– Һәлакәт турындагы хәбәр районның бердәм диспетчерлык кизү службасына 19.10да керде, 19.20дә инде һәлакәт урынына Нурлат янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме, 3нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килеп җитте. 20.27дә водолазлар яшүсмернең үле гәүдәсен таптылар, – диде Нурлат янгын-коткару гарнизоны начальнигы Евгений Попов. Ачыкланганча, яшүсмер, алдан сөйләшенгән урынга беренчеләрдән булып килеп җитү өчен, дусларыннан аерылып киткән. Башка аны күрүче кеше булмаган. – Әлеге урында елганың тирәнлеге – 2-2,5 метр, киңлеге – 30 метрга якын, төбендә ләм, – дип аңлатма бирде Евгений Анатольевич һәм кисәтү йөзеннән шуны өстәде: – Кондырча елгасы массакүләм ял һәм суда коену урыны түгел. Җәйге каникуллар вакытында коронавирус пандемиясе аркасында балалар ялының оештырылмавы исә башка күңелсезлекләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Билгеле булганча, гадәттә, җәйнең беренче көннәреннән үк эшли башлаучы лагерьлар быел б а ла ларны кор онавирус чикләүләренең өченче этабы тәмамланганнан соң гына кабул итә башлаячак. Ә бу әтиәниләр гамәлдә булган махсус режим кысаларында балалар ялын дөрес оештырырга тиеш дигән сүз. – Хәзер паркларда һәм скверларда йөрергә рөхсәт ителсә дә, кайбер чараларны үтәү мәҗбүри, – диде Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Алсу Әбделганиева. – Әмма ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 маендагы 374нче карары нигезендә, санитарэпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр элеккегечә үк әлегә балалар һәм спорт мәйданчыкларында булырга ярамый. Хәзер беребезгә дә җиңел түгел, җәйге җылы көннәрдә өйдә утыручы балаларга аеруча. Көн буена эштә булган әтиәниләр балаларына аларны кайда һәм нинди куркыныч сагалап торуын аңлатсыннар иде. Бәланең янәшәдә генә сагалап торуы бар бит...
Нет комментариев