“Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәтенең Нурлат бүлекчәсендә конференция үтте
Бүген, 16 февральдә, "Татарстан-Яңа гасыр" - "Татарстан-Новый век" республика иҗтимагый хәрәкәте Нурлат террриториаль бүлекчәсенең IX конференциясе үтте.
Аның эшендә район башлыгы Равил Кузюров, республика хәрәкәтенең сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, территориаль бүлекчә әгъзалары катнашты.
Конференциядә Нурлат территориаль бүлекчәсе Советы рәисе Дамир Ишкинеев бүлекчәнең 2014-2015 еллардагы эше турында хисап тотты. Территориаль бүлекчә әгъзалары актив эшчәнлек алып баралар, ТНВлылар башлангычы астында патриотик, экологик, социаль һәм башка мөһим юнәлештә киңкрылы эшчәнлек тормышка ашырыла. Нурлат территориаль бүлекәчсе республикада иң актив эшләүчеләрдән санала. Хәрәкәтнең сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да үз чыгышында нурлатлыларны иң активлардан дип атады, шунда ук төп бурычлар һәм максатларга тукталды һәм активистларга башкарма комитет исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Район башлыгы Равил Кузюров үзенең чыгышында территориаль бүлекчәнең реаль эшләр белән район тормышы үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп, иҗтимагый хәрәкәт активистларына рәхмәт белдерде.
Конференциядә шулай ук территориаль бүлекчә Советының яңа составы сайланды, ул 27 әгъзаны берләштерә. Биредә үк бүлекчәнең контроль комиссиясе дә расланды. Конференция хәрәкәт активситларына Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.
Бүген яңа оешкан Советның беренче утырышы үтте. Анда Совет рәисе итеп бертавыштан Дамир Ишкинеев сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев