Түбән Нурлат микрорайонының икенче мәчете янында дини мәҗлесләр үткәрү өчен махсус бина төзелде
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Нурлат микрорайонының икенче мәчете янында дини мәҗлесләр үткәрү өчен махсус бина төзелде

​​​​​​​Төзелеш эшләре узган елның язында башланган булган, һәм менә, ниһаять, шул көннәрдә әлеге бина үз ишекләрен ачып, беренче кунакларын кабул итте.

– Ул мәхәллә халкы өчен Корбан, ифтар ашлары, дини мәҗлесләр үткәрү ихтыяҗыннан төзелә башлады, – дип фикерләре белән уртаклашты мәчет имам-хатыйбы Хафизулла хәзрәт Гыйрфанов. – Мәчет янында көнкүреш кирәкяраклары саклана торган кечкенә сарай бар иде, без аның бер стенасын сүтеп, кирпечтән янкорма салдык.

Әлеге бинаны төзү микрорайон халкы һәм күпсанлы иганәчеләрнең матди ярдәме, тырышлыгы белән мөмкин булган. Игелекле кешеләр изге эшкә бер көч булып кушылганнар.

– Читтә калучылар булмады да диярлек, һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм кулы сузды, – диде Хафизулла хәзрәт. – Фәнис Рәхмәтуллин кирпеч, Фирзәр Тямаев такталар белән тәэмин итте, Тәбрис Җәббаров битум эшләре белән булышты, Рәмис Таҗиевтан финанс ярдәме алдык. Төзелеш эшләрендә д ә т е л ә к т ә ш л е к күрсәтүчеләр күп булды. Әйтик, Мәйсәрә Әбҗапбарова, Мингаян Сәйфетдинова, Гүзәл Мөлекова һәм Гөлчәчәк Сөләйманова эчке ремонт эшләрен башкардылар, аталы-уллы Салихҗан һәм Марсель Гатауллиннар электр хуҗалыгын, Хәниф Ибраһимов белән Илнур Мәүлетов бинаның фасадын ясадылар.

Мәчет белән бер стильдә ачык төстәге сайдинг белән тышланып, бердәм композиция тудырган бина киләчәктә мәҗлесләр үткәрү урыны буларак кына түгел, мәчет яны курсларында дини тәгълимат үзләштерүче балаларга да хезмәт итәчәк. Бинаның эчке ягы да зәвык белән ясалган, биредә Түбән Нурлат авылында имам-хатыйб вазыйфаларын башкарган кешеләр һәм мәчетләр тарих лары турында мәгълүмат та урнаштырылган. Күптән түгел исә ТР Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм районыбыз имаммөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов катнашында аны ачу тантанасы булды. Биредә Хафизулла хәзрәт һәм микрорайон зиратын карап торучы Айрат Гариев Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.


Нет комментариев