Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тома әбидән кабартмалар

Хәзер Ольга Мякишева предприятиесе пешерә торган һәм нурлатлыларның күңелләренә һуш килгән кабартмаларны башка җитештерүчеләрнең эшләнмәләре белән бутарга мөмкин булмас. Аларны төргәкләгәндә кулланыла торган яңа этикетка ярдәмендә танып була.

Бер карасаң, гади ингредиентлардан гадәти камыр ризыгы. "Мякиш" пешерә торган катламлы пироглар, глазурьланган кабартмалар һәм сохарилар белән чагыштырырлыкмы. Алар барысы да үзенчә тәмле һәм аппетитлы күренәләр. Әмма бу кабартмалар да алардан калышмый. Күпереп торган, йомшак, үзенчәлекле хуш искә ия кабартмалар өйдә пешерелгән кебек тәмле. Аларны балачактан дип тә әйтергә була. Кабып карамыйча аңламассың да. Бу кабартмаларның тәмен бертапкыр татыган кешеләр алга таба гаиләсенә камыр ризыклары сайлаганда ялгышмас. Кабартмаларның сере нәрсәдә соң?

- Без рецептураны үтибез һәм сыйфатлы продуктлар кулланабыз, - дип уртаклаша Ольга Викторовна.

Әлбәттә, аның бөтен сере рецептында икән! Рецептларның саны бик күп. Әмма бу кабартмаларныкы үзенчәлекле. Беренчедән, вакыт белән сыналган, ә икенчедән, аны якташыбыз, зур стажлы кондитер һәм технолог Тамара Адушева төзегән. Аның исеме районның җәмәгать туклануы системасында яхшы таныш, аңа ул үзенең 40 ел гомерен багышлаган. Хезмәт юлын гадәти буфетчыдан башлап, лаеклы ялга предприятие директоры вазифасында чыккан.

- Әлеге кабартмаларның рецептына 20 елдан артык. Аны без пешекчеләр һәм технологлар белән эшләдек, аннан соң Татсоюзда расладык. Шуннан бирле безнең кабартмаларга якташларыбыз арасында сорау зур. Бу - безнең хезмәтебезгә иң зур бәя, - дип нурлатлыларга үз рәхмәтләрен белдерде Тамара Петровна. - Рецептның бүген дә кулланылуына шатмын. Һәм Ольга Мякишеваның үз предприятиесендә пешерә торган кабартмаларны минем хөрмәтемә атавы көтелмәгән яңалык булды. Мин үзем дә аның продукциясен бик рәхәтләнеп сатып алам. Тома исеме белән дә җылы хатирәләрем бар. Кечкенә чагымда әти-әнием мине шулай дип атый иде.

Икмәк-күмәч әйберләре пешерү эше һәр чорда да осталык һәм хезмәт сөючәнлек таләп иткән. "Мякиш" ОООсы кондитерлары да бу кагыйдәдән чигенми. Аларның барысы да җитештерү технологиясен бер тайпылышсыз үти, һәм бу күпчелек сатып алучыларның ышанычы белән аклана. Сүз уңаеннан, кабартмаларга өстәлдә һәрвакыт урын бар. Ә борынгы заманнарда һәр җитди эш аларны сындырудан башланган. Килешәсездер, бу - бүгенге көндә дә яңартырга мөмкин булган матур традиция. Һәм "Тома әби кабартмалары" моның өчен бик кулай булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев