Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

«Тормыш ямен тоеп яшәү мөһим»: баш мие сәламәтлеген саклау өчен психотерапевттан 5 киңәш

Баш мие – кешенең бөтен организмы белән идарә итә торган үзәк орган.

Чтобы мозг не старел, нужно каждый день снабжать его чем-то новым: информацией,
обучением, навыками. Фото: Салават Камалетдинов

Аның ярдәмендә без хисләр кичерәбез, уйлыйбыз, хәтерлибез һәм үз гамәлләребезне контрольдә тотабыз. Әлеге мөһим органның сәламәтлеген ничек сакларга? Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова сөйләде.

«Баш мие эше бозылу төрле авыруларга китерергә һәм, нәтиҗә буларак, тормыш сыйфатын шактый начарайтырга мөмкин. Баш мие эшендә проблемалары булган кешеләргә даими рәвештә тикшеренеп торырга, тиешле терапия алырга кирәк», – диде психотерапевт.

Кешенең когнитив сәләтләренә зыян килә башласа, мәсәлән, танып белү функциясе бозыла икән, беренче чиратта артериаль басым дәрәҗәсен, йөрәк ритмын, холестерин һәм глюкоза күрсәткечләрен җентекләп күзәтеп тору зарур.

Гөлфия Гаянова сүзләренчә, баш мие сәламәтлеген кайгырту – озын һәм тулы канлы гомернең нигезен тәшкил итә. Кешенең хәл-әхвәле, эшкә сәләте һәм акыл мөмкинлекләре баш мие эшенә бәйле. Табиб аның сәламәтлеген саклау өчен биш киңәш бирде:

  • Беренче чиратта, акыл активлыгы югары дәрәҗәдә булырга тиеш – һәрвакыт яңа белемнәр үзләштерергә, яңа мәгълүматлар алырга омтылырга;
  • Шулай ук күп хәрәкәтләнү, гимнастика, биюләр белән шөгыльләнү, җәяү йөрү файдалы;
  • Артериаль кан басымын тикшереп тору һәм диспансеризацияне вакытында үтү;
  • Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану, организм өчен файдалы продуктларга өстенлек бирү;
  • Һәм, ниһаять, тормышны яратырга, аннан ямь табып яши белергә!

Безнең гамәлләр һәм хис-кичерешләр үзебезгә, уй-фикерләребез һәм дөньяга карашыбызга бәйле. Үзебезне, башка кешеләрне һәм, гомумән, дөньяны ничек кабул итүебез һәм нинди бәя бирүебез хис-халәтебезне һәм безнең үз-үзебезне тотышыбызны билгели. Позитив фикер йөртә башлап, әйләнә- тирәгездәге бар нәрсәдән яхшылык табарга тырышыгыз, һәм үзегездән башлагыз: үзегезне яратыгыз, горурланырлык уңай сыйфатларыгызны эзләгез – менә шуларга таянганда күңелле итеп яшәү җиңелрәк. Һәр нәрсәдә уңай якны күрә белергә кирәк.

Психотерапевт халыкның зирәк сүзләрен искә алды: «Гел елмаеп, көлеп яшәгез, шул вакытта тормышыгыз күңелсез тоелмас...». Баш мие сәламәтлеге өчен иң яхшы чара һәм теләсә кайсы авырудан дару – ул яраткан эшең,шөгылең булу, туганнар, дуслар белән аралашу, үзеңне ярату, юмор хисе һәм, әлбәттә, ялкауланмау һәм үзеңне кызганмау.

Сез артык борчылган һәм дулкынланганнан гына берни үзгәрми. Бүгенге көн белән яшәү мөһим, киләчәккә планнар корырга, үткәннәргә ябышмаска, үзеңне яратырга һәм ничек бар шулай кабул итәргә.

Озын гомер яшәү, тормыш сыйфатын яхшырту өчен үз сәламәтлегеңне кайгыртып торырга кирәк», – диде табиб.

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицинапрофилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев