ХӘБӘРЛӘР

Төп закон өчен тавыш бирәбез

1 июльдә Россиядә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумхалык тавыш бирү көне узачак.

 Бу җомгада илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә. Коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне исәпкә алып, билгеле инде, әлеге бәйрәм уңаеннан чаралар нигездә онлайн-режимда узачак. 1 июльдә исә безне янә мөһим вакыйга – илебез Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү көне көтә. Быелгы үзенчәлекле шартларда ул ничек оештырылачак соң? – Санитар-эпидемиологик шартларның катлаулы булуын истә тотып, Үзәк сайлау комиссиясе Роспотребнадзор белән берлектә тавыш бирүне куркынычсыз итү өчен билгеле бер кагыйдәләр булдырды, – ди район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов. – Иң беренче чиратта, бу – сайлау участокларында кешеләрнең күпләп җыелуына юл куймау. Шул максатлардан халыкка тавыш бирүнең төрле формалары тәкъдим ителә. Мәсәлән, инде 25 июньнән вакытыннан алда һәм өйдә тавыш бирергә мөмкин булачак. Вакытыннан алда тавыш бирүнең вариантлары төрле. Н у р л а т л ы л а р а л а р н ы ң үзләренә уңайлы булган юлын сайлый алалар. Мәсәлән, кешеләр күпләп яши торган урыннарда һәм район үзәгеннән еракта урнашкан торак пунктларда вакытлыча тавыш бирү участоклары оештырылачак. Алдан билгеләнгән график буенча бу урыннарда шатерлар урнаштырылачак һәм 15.00-20.00 сәгатьләрдә нурлатлылар өйдән ерак китмичә тавыш бирә алачак. Нурлатта тавыш бирүнең тагы бер формасы – мобиль сайлау участоклары эше дә оештырылачак. Шәһәрнең шулай ук кешеләр күпләп яши торган урыннарында халык мобиль автобусларда тавыш бирә алачак. Шул ук вакытта үз сайлау участогыңа килеп тә алдан тавыш бирергә мөмкин булачак. – Нурлатлылар 25 июньнән 1 июльгә кадәр өйдә дә тавыш бирә ала, – дип тавыш бирүнең тагы бер кулай формасын тәкъдим итә Ильяс Рифкатович. – Өйдә тавыш бирергә теләге булган һәркем 17 июньнән 1 июльгә (17.00 сәг.кә) кадәр үз участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өйгә чакыру өчен ниндидер бер аерым сәбәпләрнең булуы мөһим түгел. Әлеге мөмкинлектән теләсә кайсы нурлатлы файдалана ала. Ә сайлау комиссиясе әгъзалары өйгә, әлбәттә инде, бияләй, битлекләрдән киләчәкләр. Гомумән, барлык чаралар да санитария кагыйдәләрен истә тотып оештырылачак. Тавыш бирү урыннарына керү юлында температура контроле булдырылачак, участоклар дезинфекцияләү чаралары, битлек, бияләйләр белән тәэмин ителәчәк. Бүгенге көнгә территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары COVID-19*га тест узганнар инде, 14 июньгә кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары да тест тапшырачаклар. Тавыш бирү көннәрендә яшәү урыныннан читтә булганнар өчен исә “Мобиль сайлаучы” механизмы кулай булырдыр. Фактик урыннары буенча тавыш бирергә теләге булган һәркем 21 июньгә кадәр күпфункцияле үзәкләр, территориаль сайлау комиссияләренә һәм Дәүләт хезмәтләре порталы сайты аша мөрәҗәгать итә ала. 16 июньнән 21енә кадәр участок комиссияләре дә мөрәҗәгатьләрне кабул итәчәк. – Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү – илебезнең төп законын яңартуда катнашу өчен уникаль шанс. Һәм аннан нурлатлыларның берсе дә читтә калмас дип ышанып калам, – ди Ильяс Әхмәтҗанов. *КОВИД-19


Нет комментариев