Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Төрнәснең 2369нчы сайлау участогында да сайлаулар авыл халкының зур активлыгы белән уза
Сайлаулар оешкан төстә үтә, көндезге 11гә Төрнәс авыл җирлегендә яшәүче сайлаучыларның 40 процентка якыны тавыш бирде инде, – ди сайлау комиссиясе рәисе Вера Исхакова.
– Безнең авылда төрле милләт халыклары, күпчелек руслар, татарлар, чувашлар яши, Мордвалар, әрмәннәр, даргинлылар, үзбәкләр дә бар. Барысы 833 сайлаучы.
Чыннан да, сайлаучылар актив. Күбесе участокка берничә буын гаиләләре бергә килгән. Багаевлар, мәсәлән.
– Безнең өчен бу зур бәйрәм, – ди зур гаилә вәкиле Татьяна Симирнова. Ул участокка кызы, әнисе, апасы һәм аның улы белән килгән. Гаиләнең иң өлкән вәкиле Мария Николаевага исә мартта 90 яшь тулачак.
– Беренче сайлауларымны яхшы хәтерлим. Бу 1948нче ел, ул чагында миңа 18 яшь тулган гына иде, – ди Мария Андреевна. – Тавыш бирү Тюрсовхоз клубында үтте. Шуннан бирле бер сайлауны да калдырганым юк. Моңа юл куярга ярый димени?! Кеше өчен үз киләчәген сайлау иң мөһиме бит инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев