Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Урак чорында район басуларына 110 комбайн чыгачак

Кичә, 27 июнь көнне, "Южная" агрофирмасының Киекле һәм Богдашкино бүлекчәләре базасында үткән авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсендә төп сүз урып-җыюга әзерлек хакында барды

Семинар эшендә катнашкан район башлыгы Наил Шарапов: "Елның коры килүе игеннәрнең уңышына шактый зыян салды. Шуңа да булганын югалтуларсыз җыеп-алырга кирәк", - дип, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары алдына җитди бурыч куйды. Көннәр болай эссе торса, район игенчеләре уҗым культураларын урып-җыюга инде 10-15 июльдә үк төшәргә планлаштыралар, бу чорда басу-кырларга 110 комбайн чыгарга тиеш, һәр хуҗалыкта аларны әзерләү эше бара. Семинарда азык әзерләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан район башлыгы печәнне мөмкин булган бар җирдән - болыннардан, урман буйларыннан һ.б. урыннардан җыярга кирәк, урып-җыю вакытында комбайннарның ваклагычларын алып, бар саламны азыкка җыярга, дигән күрсәтмәләр бирде. Семинар-киңәшмәдә шулай ук үсемлекләрне саклау, уҗым культуралары чәчүгә әзерлек, пар җирләре, кыр эшләре барышында янгын куркынычсызлыгы һ.б.лар хакында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат районы семинар комбайн Урыпќыю