Районыбызда вакциналаштыру узган елның 25 декабрендә старт алган иде. Әлегә вакциналаштырылганнар зурларның 40,3 процентын тәшкил итә.
– Районыбызга кайткан беренче вакцина “Спутник V” иде, бу аның халыкара атамасы, фармацевтик исеме исә “ГамКовидВак”, – дип искәртте Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Соренкова.
Вакцина зур булмаган партияләр белән кайта, чөнки аны үзгә, хәтта кырыс та шартларда сакларга кирәк. Ул -18 һәм аннан да түбәнрәк градус суыкта сакланырга тиеш. Шуңа да поликлиникада бер прививкалау пункты булдырганнар, тагы бер шундый суыткыч ведомство хастаханәсе даруханәсендә бар.
– Әмма чиратлар булдырмас өчен без өстәмә прививкалау пунктлары булдырырга дип хәл иттек. Мисал өчен, пәнҗешәмбе көннәрендә тимер юлчылар һәм шикәрчеләр микрорайоннарының прививкалау пунктларына бригада чыга, авыл торак пунктларына да барабыз, – ди Татьяна Соренкова. Менә кичә дә тимер юлчылар табиблык амбулаториясе янында кеше күп иде. Вакциналаштыру әле 9дан гына башланса да, микрорайон халкы инде медпункт ачылганчы ук җыелган. Алар арасында Лариса Елисеева да бар.
– Бер ел элек җиңелчә формада авырдым, башка авырыйсым килми, – дип җавап бирде ул безнең ни өчен килдегез дигән соравыбызга. – Мине берәү дә үгетләмәде, үзем килдем. Беренче прививканы җиңел, температурасыз уздырдым. Микрорайонның табиблык амбулаториясендә вакциналаштыру 21 июньнән башланып киткән, ул көнне 51 кеше вакцина ясаткан. Шуннан башлап биредә һәр пәнҗешәмбедә әлеге процедураны узарга мөмкин.
– Башта пульсоксиметр белән кандагы кислород дәрәҗәсен билгелибез, бу үпкә авырулары булу-булмауны ачыклау өчен кирәк. Аннан пульсны, кан басымын тикшерәбез, сулышны тыңлыйбыз, пациентларга анкета тутырырга тәкъдим итәбез. Бары шуннан соң гына сораулар һәм карау нәтиҗәләре буенча вакцина ясаргамы икәнлеген билгелибез, – ди гомумпрактика табибы Татьяна Иванова.
Бу көнне биредә 40лап кеше вакцина ясатты.
Авыл торак пунктларына табибларның прививкалау бригадалары ешрак хастаханә транспортында бара, әмма кайбер авыл җирлекләре әлеге мәсьәләне үз өсләренә алалар. Мәсәлән, Киекле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Кашапова кебек.
– Ул башта Нурлатка прививка ясау материалын алырга, аннан Иске Чаллыга табибларның прививка ясау бригадасы артыннан үзе килде, – дип аның активлыгын билгеләп үтте баш табиб урынбасары. Активлар арасында Егоркино, Каравыл Тавы, Урта Камышлы, Вишневая Поляна авыллары һәм “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы да бар. Татьяна Соренкова әйтүенчә, артта калучы авыл җирлекләре баштарак булса да, хәзер барысы да вакциналаштыру кампаниясенә актив кушылган.
Нет комментариев