Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Варислар җыены

Атна башында районнан өч кеше - Киекле урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Л.Курамшина, әлеге мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы А.Вәлиев һәм балалар хәрәкәте ветераны, Төрнәс урта мәктәбенең рус теле укытучысы Т.Дашкина "Костер" пионер лагеренда узган Пионер оешмасының 90 еллыгына багышланган республика слетында катнашып кайттылар.

Чарада катнашучылар Нурлат районы һәм Киекле урта мәктәбен тәкъдир иттеләр. Элеккеге пионервожатыйлар өчен әлеге чара очрашып, хәтер яңарту өчен матур форсат булды. Укучылар әзерләгән концерт программасы да чарада катнашучыларның күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киекле Тљрнђс "Костер" лагере