Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ватанны саклаучылар көне алдыннан районның мәгариф учреждениеләрендә әлеге датага багышланган күпчанлы чаралар үтә

Шул көннәрдә генә Боз сараенда "Минем әтием иң көчлесе" дигән спорт бәйрәме үтте.

Анда Власовлар, Фәйзуллиннар, Исмәгыйлевлар һәм Гәрәевлар гаиләләре катнашты.

Бәйрәм атмосферасы әле стартка кадәр үк катнашучыларның йөрәкләрен тагын да катырак тибәргә мәҗбүр итте. "Визит карточкасы" конкурсында һәр гаилә үз командасының исемен һәм девизларын атады. "Гром", "Спортчы", "Хоккейчы гаилә", "Чемпион" командаларының исемнәре үк әлеге гаиләләрнең спорт белән дуслыгы һәм нәтиҗәгә йөз тотулары турында сөйләде. Алга таба командалар эстафетада катнашып, үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен, кыюлыкларын һәм көчләрен күрсәтте. Мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да ныклы көрәш белән барды. Катнашучылар финишка беренче булып килергә тырыштылар.

Гәрәевлар гаиләсе тормышында спорт мөһим урын алып тора. Уллары Даниэль һәм Арслан хоккей белән шөгыльләнәләр, ә бу чиксез тернировкалар, турнирлар, башка шәһәрләргә бару дигән сүз. Әти-әниләре ике улларын да хуплап, зур ярдәм күрсәтәләр. Менә спорт бәйрәмендә катнашырга да әтиләре Илнар бик теләп риза булган. Ул улларының тормышында актив катнашырга тырыша һәм бер чараны да калдырмый.

- Без Даниэль улым белән күңелле стартларның барлык этапларын да үтәргә тырыштык, - диде ул. - Тырышлыгыбыз лаеклы бәясен алды һәм без икенче урын яуладык. Бу ярышлардан зур тәэсирләр алдык.

Ярыш нәтиҗәләре буенча жюри иң җитез һәм тиз дип Власовлар гаиләсен тапты. Өченче урынга Фәйзуллиннар чыкты, Исмәгыйлевлар дүртенче урынны яулады. Барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Әмма барысы өчен дә иң мөһим бүләк яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр булгандыр.

- Спорт бәйрәменең иң мөһим нәтиҗәсе - балаларга әти-әниләре белән бергә җыелу мөмкинлеге. Кемнең җиңүе әһәмиятле түгел, иң мөһиме - барысы да бәйрәм, игелеклелек, үзара ихтирам атмосферасын тойды, - дип билгеләп үтте директорның уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльмира Садыйкова.

Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм җылы, дустанә атмосферада үтте. Нәкъ менә чарада бергәләп катнашу һәм җиңүгә омтылыш гаилә командаларын берләштерә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев