Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Ягуар” аргамаклары җилдерә

Казан иподромында узган унтугызынчы чабыш көнендә "Ягуар" спорт клубы аргамаклары да уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Бу көнне төрле призларга чабышта алтмышлап аргамак көч сынашты. 1200 метрлы дистанциядә 3 яшьлек һәм өлкәнрәк чиста токымлы чабышкылар арасында уздырылган "Казанский спринт" исемле призда "Ягуар" спорт клубының 3 категорияле жокей Р.Нуриев иярләгән Саденли Курс җирән айгыры икенче килде, ул җиңүчедән нибары 0,5 секундка гына калышты. Шул ук призда "Ягуар"ның тагы бер аргамагы - мастер-жокей Н.Коломейцев тезгенләгән Чарли Уистл туры айгыры тугыз чабышкы арасында алтынчы урынны алды.
Шул ук көнне "Татспиртпром" ААҖ" призына 4 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк чиста токымлы чабышкылар арасында 2400 метрлы дистанциядә узышта "Ягуар"ның Н.Коломейцев тезгенләгән Годен Каскад туры айгыры икенче килде, ул да бу чабышта баш килгән көндәшеннән нибары 0,7 секундка гына калышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ягуар" спортклубы Казан ипподромы