Яңгыр нормадан түбән
22 апрельдән бирле районда явым-төшем күләме нибары 16.1 мм. тәшкил иткән, соңгы 10 көндә ул бөтенләй булмаган диярлек.
Республиканың башка күп районнары белән чагыштырганда бу бик аз. Азнакай районында ул, мәсәлән, шул чорда 78 мм. тәшкил итә. Тулаем алганда, май аена явым-төшем нормасы 36 мм. икән. Ә менә апрельдә районда явым-төшем күләме нормадан бераз артыграк булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев